Сатып дисәң, хәтере калыр, берсен уртача зурлыктагы биш бәрәңгегә алышты. Икенчесе өчен — алабута орлыгыннан пешерелгән кечкенә, йодрык кадәрле бер кара икмәк. Төрле авыллардан чабатага бәрәңге алышырга исәпләгәннәр шактый. Алар белән танышты. Монысы чабата сатучы өчен үзе зур уңыш. Бүген үк яңадан чабата үрергә тотыначак. Рәшидә өчен тәүге сәүдә көне шуның белән бик кадерле. Димәк, янә берничә кием чабата үреп ул авылларга барып бәрәңгегә алыштырачак. Базары булган башка авыллар бар. Ерактарак алар. Тик зарар юк. Ышанычлы транспорт — пар аяк. Анысы булганда әллә кайларга юллар ачык. Җәяүләп барып анда сәүдә итәргә мөмкин. Яхшы ниятне тормышка ашыру өчен тырышырга кирәк. Күршесе, Зиния апасы, эш асылын өйрәткәндә мактады бит. Шуңа күрә сатуга Рәшидә үз көченә ышанып чыкты- чыгуын. Тик базарның үз законнары булуы билгеле. Үргән чабатасын сатып алучы сайлавы этәргеч көчкә ия икән. Бихисап мохтаҗны чабата белән тәэмин итәргә язсын, дип Рәшидә эчтән генә теләде. Агач җимеше белән, адәм эше белән матур, дип халык тикмәгә әйтмәгән.Тырышырга кирәк. Кул эшен һәркем булдыра алмый.
Базарда алышып алган ризыкларын үсмер кыз капчыкка салып, катык чүлмәген кочагына кысып тотты. Кайтырга чыкканда Рәшидәдән дә бәхетлерәк кеше булды микән бу көнне?! Үз көче белән тапкан ризыгын туганнарына алып кайтуы. Нинди сөенеч! Бәхеткә тиң вакыйга. “Әнием,бәгърем әйтүенчә, азыгыңның, малыңның хәләл булуы хәерле. Киләсе елга Зиния апага һәм үземә җитәрлек чимал хәзерләргә кирәк булыр. Чабата үрү өчен”,— дип апа кеше үзалдына кабатлый бирде. Һавага “рәхмәт” сүзен юллап үсмер кызның алга атлавы. Бу мизгелдә кар бөртекләре кышның хушлашу сәламедәй һавадан биюдә әйләнә-әйләнә Рәшидә атлаган сукмакка төшә бирде. Ә аларның һәркайсы, әйтерсең лә челтәрләп үрелгән. Һәркайсы үзгә матур. Кар бөртекләре төшкән саен Рәшидәнең юлын акка манчыды. Ай бирде, кояш алды. Берникадәр вакыттан алар эреп суга әйләнәчәк. Әле кыш кебек, ә бер минуттан язга әйләнер. Качышлы уйнагандай. Аңа кадәр бу хозурлыкка сокланырга мөмкинлек булсачы. Ә бу мизгелдә тылсымы белән җирне ак челтәрле шәленә төрде. Кабатланмас бизәкләреннән хәйран калырлык. Могҗизадай. Ак серле дөньяга ураган табигать.
***
Елы да үзенчәлекле. Яз иртә килде. Апрель ае җитү белән яшел хәтфә үлән күренде. Табигать уянган чор. Авылда апрель ае җиткәч гадәттә һәр елны көтүгә ялланалар. Озакламый авыл көтүе чыгачагын күзалларлык. “Былтыр Миңнулла бабай югары очтагы Назыйф белән көткән иде. Быел егетне колхоз эшенә куштылар. Менә ул ачлыктан качу чарасы — көтүче булып ялланырга кирәк. Ул очракта сеңелем белән энемне туйдыру турында төннәр буе баш ватасы булмас. Әмма башка берәү теләк белдерүе бар. Тик кыз баланы көтүче үзенә ярдәмче итеп алыр микән?”— дип икеләнде Рәшидә. Йөрәк курка, кул батыр. Кыз Миңнулла бабайның өенә юл тотты. Эңгер-меңгердә капкаларын ачу гаять шөрләтте үзен. Күпме ары-бире йөреп була. Рәшидә шыгырдатып ишекләрен ачарга мәҗбүр. Сәкедә өстенә ябынып яткан абзый торып утырды. Рәшидә имтихан биргәндәй, шөрләп сүз башлады.
Миңнулла бабайның көтелмәгәнлектән йөзе үзгәреп китте. Хәтта йокысы ачылгандай. Бераз икеләнә төшеп:
Миңнулла бабай аны көтүче һөнәре асылына төшендерде. Таң белән торулары, кояш баер алдыннан авылга кайтулары. Гаять җаваплы эш. Сыерлар сөзешеп җәрәхәт алса, сарык бәрәнен салса авылдашлары алдында җавап тотасы бар. Җәй буена иртә таңнан кояш баеганчы көтү көткәндә малга зыян килмәсен өчен бик уяу булдылар. Кирәк чакта көтүче, мал табибы, яңа туган бәрәннәрне кайтарып бирүче. Көтүче ярдәмчесенә җан асрарлык кына берникадәр ризык бүлүе хәтәр сөенечле. Өйдәгеләр бүген дөм ач түгел. Иртәгәсе көндә ризык булырына өмет бар. Миңнулла бабайның ышанычын аклавы шатлыклы хәл.
Рима КАҺАРМАН.
Дәвамы бар.