Уртача гәүдәле, шадра битле, көр тавышлы бабай тезелешеп каршы чыккан балаларга күз салып:
Рәшидә сый-нигъмәт тәкъдим итә алмаганлыктан сүзен төгәл әйтте:
— Алар хәзер гүр иясе. Үтегез. Җылынып чыгарсыз.
Рәшидә тупсаны атлап үткән кунагына утырырга тәкъдим итте һәм җамаякка коеп су китерде. Кунак савытны ымлап өстәлгә куйдырды. Егор бабай аркасына аскан капчыгын чишә башлаганда өч бала аның кулларыннан күзләрен дә алмадылар. Капчык төбен капшап, кирәген тапты булса кирәк. Урыс бабай өстәлгә алты бәрәңгене алып салды.
—Мин ашаган идем. Ну, су эчәсем килде бит. Сез ашагыз. Миңа карап тормагыз, — дип Егор бабай кыстарга кереште. Балалар бер аңа, бер күчтәнәчкә күз салдылар. Кунак елмаеп өстәл тирәли утырган балаларның кулларына берәр бәрәңге тоттырып чыкты.
Мичтә тәгәрәтеп пешерелгән бәрәңгене, кабыгын да әрчеп тормыйча, рәхәтләнеп ашауга ни җитә? Иң тәмле ризыктыр бу! Ярмаланып пешкән. Бәрәңге белән тамак туяр иде. Күп булса әгәр. Санаулы булгач, тансыкка ярап торды.
Тик анда барып сыртына камчы эләктерүенең бар нечкәлекләрен сөйләргә ашыкмады.
Килми шул уртаклашасы. Басу каравылчылары турында ләм-мим. Кыен. Кичке якта атлы юлда. Карт чанасына чалкан төшеп ятты. Дилбегәсе белән чирттереп бер тарту белән ат үз юлына чыкты. Камчыларга да кирәкми, тик бу серле аңлашу. Дилбегәсе карт кулында дулкындай хәрәкәттә. Шундый усал икән Макаровкадагы халык, дип уйлап Мөкәрәмә белән хәтәр ялгышканнар икән. Егор бабай, киресенчә, бик әйбәт булып чыкты, лабаса. “Сусаган, имеш. Бәрәңгедән безгә мул өлеш чыксын өчен генә су сорагандыр әле. Үзенең ашыйсы килсә дә.
Ашамый тамак туймый, эшләми ризык булмый. Егор бабай базарга көн дә килмәс. Хәйрә җиңгинең үз балаларыннан ризык көн саен артып калыр, дип көтү урынсыз. Нидер уйларга кирәк. Хәл итәргә. Кичектергесез. Тамак кайгысы хәтәр. Санаулы орлыклык бәрәңгене ашаган очракта үкереп үләргә кала. Ә без ничек тә булса исән-сау калырга тиеш. Әй, Раббым, юлларын белсәм икән. Елап, мыжып тору кирәкми. Берәр кәсепсез булмас”, — дип Рәшидә үз алдына уйланды. Әлегә ничек икәнен белмәсә дә. Нәрсәдер уйлап табарга тиеш. Җан асрарга кирәк бит. Үзенекен генә түгел, энесе һәм сеңелесенең. Газиз әнисенә сүз бирде. Ә вәгъдә — иман. Ул берсүзсез үтәлергә тиеш. Нинди кәсеп табарга? Менә монысы әлегә мәсьәлә булып кала.
Ирексездән Рәшидә йөрәк түрендәге хисен сүз тезмәсенә салды. Әнисе белән аралашу нәкъ уй-фикерләре ярдәмендә генә мөмкин. Газиз ана инде мәңгелектә.
Инәкәем үстергәнсең
Акларга төреп кенә.
Араларда иң бәхетле
Булырсың, диеп кенә…
***
Кар яуганчы яланаяк йөрелде. Көзге пычрак вакытларда да баткакка батып яланаяк йөгерү гадәти кебек. Шунлыктан ятимнәргә һәрчак йөгереп йөрергә туры килде. Кар яугач чабатага күчү табигый. Аякка кияргә кирәк. Барысына да. Кышка кергәнче кими саклаган чабатаның да юне китте. Тетелеп төшүе хак. Яңартыр идең, акчасы, алыштырыр идең азык-төлек запасы бетте.
Чабата үрергә өйрәнми чара юк. Юл аша яшәгән Зиния күршесе асрауга алган кызы Саниягә бик матур чабата үргән икән. Чишмәгә барганда Рәшидәнең игътибарын җәлеп итте. Матур, үзенчәлекле чабатасына күршесе текәлеп каравын тойганга Сания:
Дәвамы бар.