Барлык яңалыклар
Мәдәният
5 апрель 2022, 10:44

Әй, бу гомер

Шигырь күңел кушуы белән языла. Укыгыз.

 Әй, бу гомер

 

Әй бу гомер, үтә сиздермичә,

Тагын менә язлар җиттеләр.

 Ап-ак булып муел куаклары

Бар дөньяга хуш ис сиптеләр.

Сириннәр дә чәчкә бөресендә,

Карагатлар уйда- моңаеп...

Кечерткәннәр ашка җитештеләр,

Балтырган калыккан мөгаен.

Өянкеләр оялчан яшәрә,

Ерганак саегып кибенә.

Тирес өемнәре тирәсендә

Тавыклар мөкиббән тибенә.

Таңнар иртә атса да ашыгып,

Кояшның һич килми байыйсы.

Дөнья  яшелләнгәнгә сөенеп,

Йокысы качкандыр ахрысы.

Соңлап килдем, дип, ашыга бәлки,

 Кызу кояш җирне киптерә.

Һәр кем утар, бакчасында кайный,

Яшелчәләр белән мәш килә.

 Әй бу гомер, үтә сизелмичә.

Яз артыннан килер җәйләре.

Көзе үткәч, кышны чыгарбыз да,

Кайтырбыз язларга әйләнеп.

                                  Гөлфирә Бәхтиева-Җиһангирова

Әй, бу гомер
Әй, бу гомер
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: