Барлык яңалыклар
Мәдәният
1 декабрь 2021, 10:15

Гиппократ анты

Йөрәк түреннән чыккан ихлас сүзләр ак күңелле һөнәр ияләренә багышлана. 

Карап торсаң әгәр мең борчулы

Тынгы белмәс табиб эшенә,

Син күрәсең: иң күп рәхмәт юкка

Яумаганын аның исеменә.

Була шундый мәлләр, гүя, күктән

Соңгы тамчы һава аласың,

Очып чыгар җанны саклар өчен

Тик син, табиб, әмәл табасың.

Юлда аусаң, яуда яралансаң,

Кыл өстенә калса язмышың,

Тәүге булып доктор килә аңлап

Аһ-моң орган йөрәк тавышын.

Ә гомернең соңгы чиген тоеп,

Тынгы тапмаганда үзеңә,

Өмет учакларың сүнгән чакта

Син багасың табиб күзенә.

Һәм күрәсең: шәфкать кулын сузып,

Сиңа килгән ап-ак фәрештә,

Инанасың җиңеп чыгарыңа

Сырхавыңны авыр көрәштә.

Скальпелен доктор тибрәтәме,

Дару яки киңәш бирәме,

Аның җылы хисләреннән кабат

Кайта яшәешнең бар яме.

Кулларында бармы кодрәт көче,

Күңеленнәнме шифа-нур ага,

Авып барган чакта күтәрелеп,

Син багасың тагын дөньяга.

Сырхау йөрәгеннән рәхмәт ургый

Үзен савыктырган табибка,

Ак халатлы шәфкать туташына,

Xастаханә дигән пакь йортка.

Гомер белән әҗәл якалашып

Алышканда яшәү дәверендә,

Газраилнең тырнагыннан йолып

Калган табиб дуска әверелә.

Бүген үзем каләм тибрәткәндә

Ак халатлы дуслар хакында.

Ии Xодай, дим, атап бәхет яудыр

Изге әс-сәләмнәр затына.

Ак халаты кебек саф күңеленең

Шифа чишмәләре шиңмәсен,

Кеше өчен типкән йөрәгенең

Ялкыннары мәңге сүнмәсен.

Кем булса да,— түрә, эшкуармы—

Син ярдәм ит табиб эшенә,

Кеше гомере өчен сафка баскан

Изге антка тугры кешегә,

Һәркемгә дә кирәк кешегә!

Әхнәф МАЗҺАРОВ.

Гиппократ анты
Гиппократ анты
Автор:
Читайте нас: