Барлык яңалыклар
Мәдәният
29 ноябрь 2021, 09:42

Җырчыга музей

Танылган шәхес, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи истәлегенә музей Югары Тәтешле авылында ачылды. Тамашачысы иҗаты белән таныша алачак.

Югары Тәтешле авылында Ана көнендә Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи истәлегенә музей ишекләрен ачты.  “Лукойл”җәмгыяте тарафыннан үткәрелгән егерменче социаль-мәдәни проектлары конкурс кысаларында булдырылды.  Кызыл тасма киселгәч музейның тәүге кунаклары экспонатлар белән танышты. Дин әһеле Коръән аятьләрен укыу белән башланда тантана. Район Хакимияте җитәкчелеге, “Лукойл”җәмгыяте вәкилләре, җырчының әнисе, кызлары, тормыш иптәше, туганнары, якыннары, кадерле тамашачысы катнашлыгында чара үтте. Танылган якташыбызның бертуган сеңелесе Фируза Ибәтуллина музейда тәүге экскурсия үткәде. Экспонатлардан Хания Фәрхинең Хөкүмәт наградалалары, җыр конкурсларында җиңүче буларак алган призлары, Мактау кәгазьләре, һөнәр алган дипломнар, буыннарын барлаган шәҗәрә агачы һәм иң мөһиме, сәхнә киемнәре, итекләре, читекләре, туфлиләре, баяннары, студия микрофоннары, стена сәгате, якыннарына биргән бүләкләре  урын алган.

Халык яраткан, үз иткән шәхеснең олы йөрәкле булуын күрсәткән адымнары турында бәян итте сеңелесе бу чарада. Хәер, халык күңелендә урын алган бөек кешеләргә моны дәлилләп тә торасы юк. Үзе ихлас яраткан тамашачылары төрле төбәктән килеп бу музейда булырлар әле.

Җырчыга музей
Җырчыга музей
Автор:Римма Валиева
Читайте нас: