Барлык яңалыклар
Мәдәният
26 ноябрь 2021, 11:23

Каршы алам салкын кышымны

Бөек Ватан сугышы ветераны, педагог-остаз Әхнәф Мазһаровның тирән эчтәлекле шигырен укыгыз.

Яфрак койган моңсу урман аша

Китеп барам салкын кышыма.

Эзләремне карлар күмә килә,

Шуңа күңел бераз пошына.

Әйлән-бәйлән уйнап аклан буйлап,

Кәрван булып узды кар туе,

Туктап тормый гына сәлам бирде

Ак калфаклы карлар сылуы.

Йөрәгем аша үткән ак уйларым

Ак энҗеләр булып сибелде,

Яңа карлар әллә өнәмәде,—

Чәчкәннәрем бик тиз  күмелде.

Нәрсә хәзер күңел энҗеләре!

Күпләр алтын эзләп саташкан.

Энҗе дигәнемне таш дисәләр,

Гәүһәр эзләп инде маташмам!

Әнә, өерелә кар бураны,

Җитеп калыйм, туктар акланга.

Кышны шулай каршы алган чакта

Күңел ак юлларда пакьләнә.

Әхнәф МАЗҺАРОВ.

Автор:Римма Валиева
Читайте нас: