Барлык яңалыклар
Мәдәният
25 ноябрь 2021, 17:07

Әбигә хөрмәт күрсәт

Күңел түрендәге хисләр— шигъри юлларда.

Кадер-хөрмәттә яшәтик

Әбиләрне картлык көнендә.

Тилмереп йөрмәсен алар

Кеше ишек төбендә.

Сүз әйтмәгез әбиләргә,

Рәнҗетмәгез бәгырен.

Гүр иясе булгач менә

Сез белерсез кадерен.

Дәүләт карасын диеп

Тапшырмагыз ананы.

Картлар йортына илтәр дип

Үстермиләр баланы.

Ана балаларга кирәк,

Оныкларга бик сирәк.

Дуслар, карт әбиләргә

Xөрмәт күрсәтик бигрәк.

Күргән авырлыкларыгыз

Онытылсын рәхәттә.

Әбиләргә саулык телик,

Яшәтик тик хөрмәттә.

Әнисә ФӘЙЗИXАНОВА.

Мата авылы.

Автор:Римма Валиева
Читайте нас: