Барлык яңалыклар
Мәдәният
23 ноябрь 2021, 15:48

Нигез ташы

Гомер эзләре турында шигъри шәлкем укып алыгыз әле.

Туган нигеземдә басып торам,

Миннән бәхетлерәк кемнәр бар

Киләчәктә шушы нигезләрне

Кирпечләрдән төзер көннәр бар.

Тәүге тәпи китү шул нигездән,

Тәүге елау, тәүге көлүләр.

Ярты телем икмәк кисәген дә

Туганнарга бүлеп бирүләр.

Миңа иң кадерле нигез ташы,

Күкрәгемә кысып алдым да,

Югалмассыз, мүкләнмәссез, дидем,

Бу дөньяда мин бар чагында.

Яңгыр булмаса да тамчы тама,

Бу тамчылар минем ташлардан,

Куанычлы күз яшьләре тама,

Күкрәгемә кыскан ташлардан.

Xасыйм ГАЛИЯНОВ.

Зиләзекүл авылы.

Автор:Римма Валиева
Читайте нас: