Барлык яңалыклар
Мәдәният
19 ноябрь 2021, 17:05

Мәхәббәткә — ара юк

Шигъри шәлкем. Ялларда укып хушланыгыз.

Син,кадерлем, иң якыным.

Күңелем белән тоям.

Төшемдә дә, өнемдә дә

Синең йөзне гел коям.

Йөзең синең күз алдымда,

Күңелең дә— күңелдә—

Күргән кебек бар йолдызны

Аяз төннең күгендә.

Синең ярың, бершиксез, мин.

Шуны син сизәсеңме?

Xисең туып, минем белән

Дөньяны гизәрсеңме?

Тиң күрмим сиңа беркемне.

Чын күңелдән сөярмен.

Ясар  өчен иң бәхетле,

Бәхет тавын өярмен.

Син—якыным, гел шуны мин

Ерактан да тоям бит.

Синдә дә шул хис тусын, дип,

Бар тәм-ямьне коям бит.

Син—бергенәм, сине генә

Насыйп миңа сөяргә.

Теләгән җавапны синнән

Күпме миңа көтәргә?

Ара ерак, булса булсын.

Кузгалтыр хисең туып.

Минем көткән җавап килер,

Баегач хисең тулып.

Мөкатдис СӘМИЕВ.

Мәхәббәткә — ара юк
Мәхәббәткә — ара юк
Автор:Римма Валиева
Читайте нас: