Барлык яңалыклар
Мәдәният
18 ноябрь , 08:56

Көнтүгеш авылының “Аманат” фольклор ансамбле Төбәкара бәйге Дипломына лаек булды

Стәрлебаш районында үткән "Иман нуры" Төбәкара мөнәҗәт башкаручылар фестиваль-бәйгесендә катнашып, Көнтүгеш авыл мәдәният йорты каршындагы “Аманат” фольклор ансамбле Диплом белән бүләкләнде.

2012 елдан башлап уңышлы эшләп килгән, бик күп район, республика, зона күләмендә оештырылган һәм үткәрелгән чараларның бизәге булган, уңышлы чыгышлары белән сөендергән Көнтүгеш аманатлылары бу юлы да сынатмады.

Репертуарны баетып, яңартып барган мөнәҗәтчеләрнең һәр чыгышын тамашачы көтеп ала, алкышларга күмә.

—Бәйге онлайн-форматта үтте. Без бу юлы “Манара”, “Ах, ни был көндәр”, “Ләә-Илаһыыы” дигән мөнәҗәтләрне юллаган идек, — ди ансамбль җитәкчесе Асия Мостафина.

Афарин, аманатлылар! Артабан да уңышлар сезгә!

Көнтүгеш авылының “Аманат” фольклор ансамбле Төбәкара бәйге Дипломына лаек булды
Автор:Аида Хайртдинова