Барлык яңалыклар
Мәдәният
17 ноябрь , 15:16

Күрше Борай районының Тукай авылы клубында туган якны өйрәнү музее эшли

Ут күршеләребез — Борай районының Тукай авыл клубы каршында "Туган якны өйрәнү" музее эшләп килә. Музейдагы экспонатлар озын юллар, күп куллар аша үтеп, музейда үз урыннарын алганнар. Тарихи урынга төрле буын кешеләре зур теләк белән килеп үткәннәргә сәяхәт кыла.

“Төп максатыбыз: татар-башҡорт халкының көнкүрешенә, мәдәниятенә караган әйберләр жыю. Мондагы әйберләр халкыбызның күңел жәүһәрләре, жаны турында сөйләүче чигүле эскәтер-сөлгеләр, милли киемнәр, үрелгән чабаталар, эш кораллары һәм савыт-сабалар, кырларда иген урган ураклар, үлчәү бизмәннәре, кер юу такталары, кул тегермәне һәм башка бихисап күп әйберләр саклана. Монда килгән балаларның кызыксынулары көчле: агач сәкеләргэ ятып карыйлар, каты дилэр, чабаталарны киеп, биеп китәләр.
Заманында тәрбияви чарада бик көчле булган. "Пионер почмагы" аерым урын алып тора. Һәр әйберне игътибарлап, кызыксынып карый балалар. Монда кергән һәр кешенең яраткан урынына әйләнде музеебыз.
Бәләкәй авылның зур тарихы тупланган монда. "Туган як" музеенда һәр әйбер бай һәм тарихи әһәмияткә ия. Чөнки һәр экспонатта ата-бабаларыбызның күңел жылысы, изге хатирәләре саклана” дип музейда тупланган кыйммәтләр белән таныштыра аның хезмәткәрләре халыкны социаль челтәрләрдәге битләре аша.

Бу төбәккә юлыгыз төшсә, тукай авыл клубы музеена сугылырга онытмагыз, балтачлылар!  

#УфаМКРБ#УфаРЦНТРБ#БашкортЙылыТарихы
#Годбашкирскойистории#ТыуғанЯҡтыӨйрэнеуМузее
#БураевскийРДК#ТукаевскийСК

Күрше Борай районының Тукай авылы клубында туган якны өйрәнү музее эшли
Автор: