Барлык яңалыклар
Мәдәният
20 апрель 2019, 01:05

Балтач сәхнәсендә “Ефәк баулы былбыл кош” тоттылар

Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы һәвәскәрләре "Тамаша" фестивалендә якыннарыңның күңел җылысы алтыннан кыйммәт икәнлеген күрсәтте.

Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы һәвәскәрләре "Тамаша" фестивалендә якыннарыңның күңел җылысы алтыннан кыйммәт икәнлеген күрсәтте.



Театр жанрлар төрлелегеге ягыннан сәнгатьнең иң бай төре дип әйтергә мөмкин. Комедия көлдерә, драма елата... “Тамаша” район фестивале барышында тамашачы комедия дөньясына шулкадәр тирән кергән иде. Ә Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы һәвәскәрләре чыгышын тамаша кылучылар намуслылыкка, кешелекнең иң асыл сыйфатларын югалтмаска өндәү шаһиты булды.
Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы электән үк көчле һәвәскәр театры белән танылган коллектив. Фестиваль барышында һәвәскәрләр моны тагын бер кабат исбатлады.
—Һәвәскәрләр бүген сәхнәдә үзләренең төп эшен башкарды сыман. Ааларның хезмәте тәрбия эше белән бәйле. Әсәрдә дә тәрбия темасы. Аларның шушы драманы сәхнәгә куярга сайлавы гына да зур батырлык,— диде район мәдәният сарае директоры Гөлнара Шәймөхәмәтова, тамашадан соң тәэссоратлары белән уртаклашып.
Бу сүзләрне район Хакимияте башлыгы, жюри рәисе Фирдәвес Рәхимов та куәтләде.
Һәвәскәрләр режиссер Гөлфия Шәисламова һәм аңа ярдәмләшкән Рузинә Фассахова, Илмир Фаридонов, Айрат Имамов, Равил Ихсанов, Салават Хәсәнов катнашлыгында Аяз Гыйләҗевның “Ефәк баулы былбыл кош” мелодрамасын сәхнәгә куйдылар.
Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы директоры вазифасын башкаручы Ильяс Вәлиев билгеләвенчә, әсәр узган гасырда иҗат ителсә дә, ул актуаллеген һаман югалтмый.
Чөнки әллә дөнья авырлыгы, әллә башка сәбәпләр кешене төрле ялгыш юлларга бастыра. Ир баш, хатын муен, дигән гыйбарә дә көчен югалта кайчак.

«Ефәк баулы былбыл кош»та менә шулар ярылып ята. Сәрхуш Әдһәм (Булат Сабирҗанов) хатыны Хуриянең (Илсөяр Хаҗимуллина) коткысына бирелеп әнисе Рәшидәнең (Рәйсә Гыйбадуллина) авылдагы йортын саттырган. Өч улының берсенә дә сыймаган карчыкны картлар йортына илтеп урнаштырган. Әле баш төзәтергә, әле кәрт уенына акча кирәк булган саен Әдһәм әнисеннән акча суыра. Тәмам бурычка баткач үзен хатыны да әнисеннән акча даулар өчен картлар йортына килә. .Ә картлар йорты директорының улы Рәсим (Илгиз Сәхипов) авыл хуҗалыгы белгечлегенә укыса да, авылга әйләнеп кайтырга җыенмый һәм сөйгән кызы Шифанга (Лилия Әхмәтханова) өйләнүдән баштарта, бәйсез булып калырга тели, үз өстенә җаваплылык аласы килми. Әнисе, картлар йорты директоры Әсма (Гөлнара Закирова) сүзләренә дә колак салмый. Өстәвенә, Рәшидә карчык та, ачы тәҗрибә авазыннан чыгып, Рәсимгә өйләнмәскә, Шифанга кияүгә чыкмаска киңәш итә...
Рәшидәнең эченнән бәдбәхет улын кызгануының чиге юк. Хәтта ул Әдһәмне үзенең улы икәнлеген яшерергә тырыша. Шунда барын да Мияссәр (Илдар Хәтмуллин) җайлап йөри.


Спектакльдә вакыйгалар күл буенда урнашкан картлар интернат-йорты тирәсендә бара. Анда тәрбияләнүчеләр барысын да ялгызлыктан бизгән, кайчандыр кайнап торган тормышта гомер кичергән абый-апалар. Интернатта бары да бар, ләкин кешегә яшәр өчен ипи генә җитми, аңа якыннарының күңел җылысы, гаилә кирәк шул!

Ләкин мәхәббәт үзенекен итә. Изгек һәм мәрхәмәтлелеккә әйдәгән драмада Мияссәр һәм Рәшидә бергә калалар. Рәсим дә ефәк баулы былбыл кошы—Шифанны тота...
„Тамаша” эстафетасын район Хакимияте һәвәскәрләре кабул итте. Алар 26 апрель көнне Әнгам Атнабаевның “Балакайларым” драмасын сәхнәгә куячак.
.
Читайте нас: