Барлык яңалыклар
Мәдәният
16 апрель 2019, 12:38

Балтачлыларны "Ефәк баулы былбыл кош" тотарга чакыралар

Бу атнада "театр җомгасы"нда, "Тамаша" район фестивале чикләрендә, Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы үзешчшән театр коллективы Аяз Гыйләҗевның "Ефәк баулы былбыл кош" мелодрамасы белән мәйдан тота.

"Тамаша" район фестивалендә эстафетаны Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы үзешчшән театр коллективы кабул итте.


Русиядә Театры елына һәм Башкортстан Республикасы оешуның 100 еллык юбилеена багышланган “Тамаша” район фестивале дәвам итә.

Эстафетаны Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы үзешчшән театр коллективы кабул итте.
Бу колледж электән үк үзешчән театр сәнгатендәге уңышлары белән дан тоткан уку йорты буларак билгеле.
“Тамаша” район фестивалендә һәвәскәрләр Аяз Гыйләҗевның “Ефәк баулы былбыл кош” мелодрамасын тәкъдим итә.
Спектакльдә картлар йортындагы вакыйгалар сурәтләнә. Адәм баласына яшәр өчен ипи генә җитми, аңа якыннарының күңел җылысы, гаилә кирәклеге проблемасын күтәрә бу әсәр...
Тамаша 19 апрель көнне сәхнәгә куела. Башлана 19:00 сәгатьтә.

Фото: скриншот из видео.
Читайте нас: