Үзешчән сәнгать осталарының авыл җирлекләре арасында барган „Авылым бизәкләре” район фествале тәмамланды. Сәйтәк авыл җирлеге үзешчәннәре чыгышы балтачлылар күңелендә озак сакланыр. “Моңнар кайтсын авылга” дип исемләнгән концерт программасында мәктәп укучыларыннан алып, 70 яшьлек хезмәт ветеранына кадәр — барлыгы 75 үзешчән сәнгать остасы катнашты.
Сәйтәк, Иске Ямурза, Иске һәм Яңа Дүртекәй, Чурапан авылларында яшәүче җыр-моң ияләренең чыгышы гореф-гадәтләребезне саклауга юнәлтелгән иде.
Концертта авылларда тупланган үзешчән коллективлар, ансамбльләр катнашты. Ир-егетләр вокаль ансамбле „Моңнар кайтсын авылга” җыры белән башланган программа барышында өзеклекләргә юл куелмады, чыгышлар сәйлән тезмәсе кебек бер-берсенә үрелеп барды. Сәхнәдән милли моң, җырлар агылды, үзешчәннәр биюгә осталыкларын күрсәтте. Олы һәм урта буын вәкилләре рәтеннән сәхнәдә балалар һәм үсмерләр чыгышын тамашачылар аеруча алкышлап каршы алдылар. Балалар иҗаты үзәгендә эшләгән Сәйтәк авылы кызы Ильнара Шәйнурова, Сәйтәк урта мәктәбендә атнага ике көн бию түгәрәкләре дә алып бара. Бала чагыннан сәхнәгә гашыйк кыз, биюләр сала. Бию серләрен өйрәнергә теләүчеләр күп авылда. Фин биюе өчен костюмнарны ата-аналар үзләре тектергән. Ильнара Фәрит кызы салган татар, флот, башкорт биюләре программага асыл бизәк булып ятты.
Дүртекәй һәм Иске Ямурза авылларыннан килгән үзәшчәннәр шулай ук башкарган мари биюләре өчен костюмнарны үзләре булдырган. Миллилек ничек сакланганын карарга теләсәң, бу төбәк марилары чыгышын тамаша кыл! Нәкъ аларда мари рухы, борынгылык, традициләргә тугрылык ярылып ята. Юкка гына Балтач тамашачысы алар чыгышын көтеп алмый да, тирән алкышлырга күмми инде.
Кабатланмас моң ияләре бар Сәйтәк якларының. Альбина Әхәтова, Гали Мулләхмәтов, Эльза Фаюршина, Элита Паситова, Алсу һәм Инзилә Әхмәтсафиевалар, Динар Мозафаров, ерак аралардан кайткан авылдашлары Ринат Хәйдәровлар чыгышы фествальнең дәрәҗәсен тагын да күтәрде. Укучы егетләрнең курайда башкарган башкорт көйләренә тезмәсе, Айнур Гардиев белән Гөлчәчәк Фәйзуллинаның рус биюе программага яңалык өстәде.
Хатын-кызлар вокаль ансамбле Алмаз Рәҗәповның баян моңнары озатуында башкарган „Ләйсән яңгыр” җыры күңелләрне халык сусаган моңнар белән баетты.
Фестиваль „Гаилә елы”на багышлап үткәрелде. Сәйтәк авылыннан өч балалы Әхәтовлар гаиләсе башкарган „Туганыма” җыры тамашачыны гаилә ядкәрләре кыйммәте турында уйланырга мәҗбүр итте.
„Йолдызлык” бию коллективының яшь, дәртле биючеләре башкарган биюләреннән, хатын-кызлар вокаль ансамбленең мари халык такмакларыннан халыкка рухи азык алып, рәхәтләнеп ял итәргә мөмкинлек булды. Җыр-моң яраткан тамашачы онытылып концерт карады, күңеленә дәрт һәм илһам алып таралышты. Авылларда гармун моңнары яңгырый, дәртле җырлар агыла икән, бу төбәктә халыкның матур бүгенгесе, киләчәккә якты өмете бар...
Сәйтәк авыл җирлеге үзешчәннәре чыгышын тамаша кылган балтачлыларга районыбызда милли рухның нык икәнлеген күреп, сөенергә урын булды.
Фестивальгә 7 декабрь көнне иң чагу номерлардан әзерләнгән Гала-концертта йомгак ясалачак.