Барлык яңалыклар
Мәдәният
15 ноябрь 2017, 18:16

“Балтачта “Тамаша” югары планкадан башланды"

Халык театрларының "Тамаша" республика фестивалендә "Балкыш" Балтач район халык театры актерлары чыгышын белгечләр югары бәһалады.

Халык театрларының "Тамаша" республика фестивалендә "Балкыш" Балтач район халык театры актерлары чыгышын белгечләр югары бәһалады.


Башка коллективларга уйланырга урын бар. Балтачлылар “Тамаша” республика фестивален югары планкадан башлап җибәрде. Биредә һөнәри коллективка тиң, югары класслы “ансамбль" тупланган. Режиссер фантазиясе югары дәрәҗәдә булуы күренеп тора. Классик әсәрне заманчалаштырып сәхнәдән күрсәтү бик зур эш ул. Әсәрне егерме көн эчендә сәхнәгә куйгансыз, дип ишетттек. Монысын ишеткәч бөтенләй хәйран калдык. Егерме көн эчендә шундый дәрәҗәдәге спектакль! Һөнәри театрларда да бит спектакль, кимендә, кырык биш көн эчендә сәхнәгә куела. Димәк, Балтач район халык театры актерлары һөнәрманнардан һич калышмый,—диде заман драматургиясе үзәге художество җитәкчесе, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зиннур Сөләйманов, режиссер Редик Ганиев җитәкчелегендә „Башмагым” комедиясен жюри һәм тамашачы хөкеменә тәкъдим иткән Балтач районы „Балкыш” халык театры актерларының чыгышын бәһалап.
—Сез тамашаның башыннан ахырына кадәр жанрны тоттыгыз. Афәрин сезгә,—дип өстәде жюри рәисе, спектакльдән соң чыгышны тикшергән мастер-класс барышында.
Белгечләр билгеләвенчә, балтачлылар бүген тамашачыга һөнәри театр коллективларына гына хас, гадәти булмаган яңалыклар тәкъдим итте. Аларны кыска гына язмада тасвирлап бетерү дә мөмкин түгел. Тамашачы аны үзе күреп, күңеле аша үткәрүгә җитми. Балтачлылар чыгышын күрергә өлгермәгәннәргә “Башмагым”ны тамаша кылырга мөмкинлек булыр әле.
—Мин бүген сәхнә пәрдәләре ачылу белән театр тәмен тойдым. Актерлар шулкадәр оста. Барысы да үз урынындалар. Арытабан да планканы төшерми, сезгә эшлисе дә эшлисе,—диде Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры актрисасы, Башкортстанның Халык артисты Рәмилә Сәлимгәрәева.
Актерларга Башкортстан Республикасы Халык иҗаты үзәгенең театр сәнгате әйдәүче белгече Тәнзилә Калмурзина да ихлас теләкләрен җииткерде.
—Алдыгызда иксез –чиксез “ чирәм җир”ләр. Мондый сәләтле режисссер кул астында эшләгән балтачлыларның театр киңлекләрен яулыйсы биеклекләре алда әле,—дигән фикер яңгырады мастер-класс ахырында.
Чыгышны тикшерүдә район Хакимимяте башлыгы урынбасары Фирдәвес Рәхимов, район Хакимиятенең Мәдәният бүлеге начальнигы Дамир Хәмәтов катнаштылар.


Читайте нас: