Барлык яңалыклар
Мәдәният
6 июль 2017, 13:15

„Әбиләр Сабантуе”нда кем көрәшә?

"Әбиләр Сабантуе"нда әбиләр генә мәйданга чыгып бил алышамы? Югыйсә, чаптарларны да ул бәйрәмдә әбиләр ярышка алып чыгадыр...

Бу теманы күтәрергә күрше төбәк мәгълүмат чараларының берсендә „Әбиләр Сабантуе” үткәрелә дигән игълан мәҗбүр итте.
Сабантуйның тамырлары тарих төпкеленә тоташа. Мәҗүсилек чорында аны кар эреп бетү белән, язгы кыр эшләренә төшкәнче үк үткәргәннәре турында билгеле. Әлеге калыптагы Сабантуй Октябрь революциясеннән соң халык фольклорына керә. Бәйрәмне язгы кыр эшләре тәмамлангач уздыра башлыйлар. Ул елларда Сабантуй авылда җәйге эшләргә старт биргән. Бәйрәмнән кайтып, бабаларыбыз чалгы тотып печәнгә төшәргә ашыкканнар.
1990 елларга кадәр Сабантуйның калыптан чыгып үткәрелгәнен хәтерләмим. Авылларда аны электән килгән гореф-гадәтләргә нигезләнеп үткәреп килделәр.
Тик бермәлне һәр тармакта Сабантуй үткәрү модага кереп китте. Хәтерлисездер, „Маслозавод Сабантуе”, „Райсельхозхимия Сабантуе”, „РОНО Сабантуе”, „Райпотресоюз Сабантуе”, „Яшьләр Сабантуе”, „Балалар Сабантуе”.... Табигать кочагына корпоративка чыгалар да, Сабантуй исеме астында бәйрәм итәләр иде. Корпоративны Сабантуй исеме белән бәйләү ник кирәктер, белмим... „Әбиләр Сабантуе” дигәннәре дә хәйран калдырды. Әбиләрне хөрмәтләргә кирәк, анысы сүз дә юк. Ләкин бәйрәм исемен Сабантуй белән бәйләү кирәкме икән? Әллә ул бәйрәмдә әбиләр генә мәйданга чыгып бил алышамы?. Югыйсә, чаптарларны да ул бәйрәмдә әбиләр ярышка алып чыгадыр... Мөгаен, чаптарлар ярышы, милли көрәш ул бәйрәмдә бөтенләй үткәрелмидер. Ә ансыз Сабантуй буламы? Аның миллилеге нәкъ шушы ике ярыш төрендә чагыла бит!...
Читайте нас: