Балтач таңнары
+14 °С
Ясно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Мәдәният
16 Мая 2017, 15:58
"Җиңүләр яры"ннан җиңү белән кайтучыларны каршы алдылар
Бүген Иске Балтачта "Җиңүләр яры" Халыкара фестиваль-конкурсыннан районыбыз данын яклап кайткан "Гүзәл" Халык бию ансамбле төркемен каршы алу тантанасы үтте.
Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рушания Йосыпова җитәкчелегендәге "Гүзәл" Халык бию ансабленең Сочида үткән "Җиңүләр яры" Х Халыкара фестиваль-конкурсындагы җиңүләре турында
"Балтач таңнары"
гәзите сайтында бәян ителгән иде.
Дәрәҗәле бәйгедә катнашып, ансамбль җитәкчесе һәм озатып йөрүче ата-ана--Светлана Ахмедьянова озатуында, кызлар-егетләр ерак юлдан исән-сау йөреп кайттылар.
Бүген "Җиңүләр яры"ннан җиңү белән кайтучыларны Иске Балтач авылы үзәк мәйданында район Хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Дамир Хәмәтов җитәкчелегендәге делегация, ата-аналары, туганнары тантаналы рәвештә каршы алды.
Һәркем шатлык, горурлык хисләре кичерде бу минутларда. Ахырда биючеләр әти-әниләре бүләк иткән "бәхет шарлары"н: "Ур-ра,"-- дип кычкырып, күккә очырдылар...
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"