Барлык яңалыклар
Мәдәният
28 апрель 2017, 11:53

Безнең Балтачта бии беләләр

"Бии белгәнгә бер такта җитә, бии белмәгәнгәйөз такта да аз, - ди татар халык мәкале. Безнең Балтачта бии беләләр. Балалар сәнгать мәктәбе, район мәдәният сарае каршында үрнәкле өч бию бию ансамбле эшли.

"Бии белгәнгә бер такта җитә, бии белмәгәнгә йөз такта да аз, "- ди татар халык мәкале. Безнең Балтачта бии беләләр.

Балалар сәнгать мәктәбе, район мәдәният сарае каршында үрнәкле өч бию бию ансамбле эшли. Бер коллектив Халык бию ансамбле титулына ия. „Зөлфия”, „Гөрләвекләр”, „Нью-Данс”. „Гүзәл” бию ансамбльләре районда гына түгел, республика, дөньяга ук танылган коллективлар. Димәк, сәнгать коллективларының Бөтендөнья бию көнен билгеләргә тулы хокукы бар.
Иртәгә Бөтендөнья бию көне. Бүген район мәдәният сараенда бәйрәмгә багышланган зур чара үтә. Үрнәкле һәм Халык бию ансамбльләре тамашачылар алдында зур концерт программасы белән чыгыш ясаячак. Тамаша 19:00 сәгатьтә башлана.
.
Бөтендөнья бию көне хореограф, педагог, балет артисты П.А, Гусев тарафыннан тәкъдим ителгән. Бу көн29 нчы апрельдә балетның реформаторы, теоретигы, француз балетмейстеры Жан-Жорж Новерре туу белән бәйле. Аны «заманча балетның атасы» дип йөртәләр. ЮНЕСКОның Халыкара бию советы карары белән 1 Бөтендөнья бию көне 1982 нче елдан башлап үткәрелә.
Читайте нас: