Барлык яңалыклар
Котлыйбыз
4 октябрь 2019, 12:56

Балтач район мәгариф бүлеге начальнигы һөнәри бәйрәм уңаеннан укытучыларга котлау сәламе җиткерә

Балтач район мәгариф бүлеге начальнигы Альбина Гыльметдинова районның барлык укытучыларына һәм мәгариф системасы ветераннарына hөнәри бәйрәм уңаеннан котлау сүзләре җиткерә.

Балтач район мәгариф бүлеге начальнигы Альбина Гыльметдинова районның барлык укытучыларына һәм мәгариф системасы ветераннарына hөнәри бәйрәм уңаеннан котлау сүзләре җиткерә.
Хөрмәтле хезмәттәшләр, укытучылар, тәрбиячеләр!
Сезне һөнәри бәйрәмегез — Укытучылар көне белән котлыйм.
Укытучы көне — җирдә иң җаваплы эшкә, ягъни яңа буынны тәрбияләүгә багышлаганнарның һөнәри бәйрәме ул. Укытучы элек-электән иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе булган. Һәркайсыбыз безгә тормышны танып белергә ярдәм иткән безгә биргән белемнәре өчен, үз остазларыбызны җылылык һәм рәхмәт сүзләре белән искә алабыз.
Xезмәтегез, аңа булган тугрылыгыгыз,иҗади эзләнү һәм үз укучыларыгызга ышанганыгыз өчен рәхмәт сүзләре кабул итегез.
Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, талантлы укучылар, укыту-тәрбия эшлендә югары нәтиҗәләргә ирешүегезне телим.
Читайте нас: