Барлык яңалыклар
Хокук
15 ноябрь 2023, 16:10

Җырчы Ринат Рәхмәтуллинга карата суд карары

Җырчы Ринат Рәхмәтуллин  катнашлыгында куркыныч авария була. Җырчыны ни көтә?

Җырчы Ринат Рәхмәтуллинга карата  суд карары
Җырчы Ринат Рәхмәтуллинга карата суд карары

  Танылган җырчы исерек килеш автомобиль белән идарә итеп,юл-транспорт һәлакәтенә сәбәпче булуда гаепләнә. Алдагы хөкем карары үтәлеп бетмәгән килеш, Ринат Рәхмәтуллин яңадан юл һәлакәтенә очрый.  Бу хакта "Tatar today"  хәбәр итә.

Җырчының үз гаебен танып, кылганнарына үкенүе, татар мәдәниятен үстерүдә өлеше, МХОга булышлык күрсәтеп, анда катнашучылар һәм мобилизацияләнүчеләр өчен концертлар, башка хәйрия чаралары оештыруын һәм балигъ булмаган баласы булуы суд тарафыннан исәпкә алына. Шуңа җәза максималь түгел.

Ринат Рәхмәтуллин 6 айга ирегеннән мәхрүм ителгән.

Эчкән кеше руль артына утырырга тиеш түгел. Ул чакта хәвеф чыганагы булуын көт тә тор.

 

Автор:
Читайте нас: