Барлык яңалыклар
Хокук
11 ноябрь 2023, 06:00

" Игътибар балалар!"

Иске Балтач 1нче урта  мәктәбе укучылары белән профилактик әңгәмә үткәрелде.

" Игътибар балалар!"
" Игътибар балалар!"

ЮХХДИ һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелде бу чара.Очрашулар барышында пропаганда буенча инспектор укучыларны Балтач районы территорияләрендәге юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы белән таныштырды, җайга салына торган җәяүлеләр үтү урыннарында да,  юлларда да юл аша чыгу кагыйдәләрен төгәл үтәү турында искәртте, шул ук вакытта тәүлекнең караңгы вакытында юлның йөрү өлешендә хәрәкәт иткәндә яктылык кайтаручы элементларны куллануның мөһимлеген билгеләде. Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегенең административ законнарны үтәү буенча өлкән инспекторы Р.Фәйзрахманов укучыларга мошенниклар корбаны булмау, теге яки бу ситуациядә үзеңне ничек тотарга, нинди тәртип кагыйдәләрен истә тотарга кирәклеген аңлатты. Таныш булмаган кешеләргә ышанмаска, шулай ук кәрәзле телефоннардан килгән барлык мәгълүматны тикшерергә киңәш иттеләр. Әңгәмә барышында барлык укучыларны да бик уяу һәм сак булырга чакырдылар!

Тормышта сынаулы вакытлар була, бирешмәскә, акыл белән эш итәргә кирәк.

 

" Игътибар балалар!"
" Игътибар балалар!"
" Игътибар балалар!"
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: