Барлык яңалыклар
Хокук
29 сентябрь 2023, 17:07

Урлаган акчасы унбиш миллион

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы 15 миллион сумга якын акча урлауда шикләнелүче "юкка чыккан".  Аны полиция эзли.

 1963 елгы Тәхәветдинова Лилия Вәгыйзь кызы кредит-финанс оешмаларының берсендә юридик берәмлекләргә операцион хезмәт күрсәтү төркеме җитәкчесе булып эшләгән. Форсат чыгарып ханым банк клиентларының акчаларын мутлашып үзләштергән.Шушы көннәрдә Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча Тикшерү идарәсе тарафыннан шактый күләмдә башкарылган үзләштерү яки растрата турында җинаять эше кузгатылган.

Эзләнүченең билгеләре: аңа 55-60 яшь биреп була, буе — 170 см, тулы гәүдәле,түгәрәк йөзле ,  зәңгәр күзле, чәчләре кыска. Кара-зәңгәр ветровка, кара классик чалбар, ак күлмәк, кара жилет кигән, үзе белән куе кызыл-бордо төсле сумкасы булган.

«Әгәр сездә Лилия Тәхәветдинова турында мәгълүмат булса, Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының дежур часте 8 (347) 279-39-02 телефоны  номеры буенча  хәбәр итүегезне сорала:, ышаныч телефонына: 8 (347) 279-32-92, яки якындагы полиция бүлегенә», — дип  ведомство вәкилләре сорый.

"Кызыл таң" гәзите сайтыннан мәгълүмат кулланылды.

Автор:
Читайте нас: