Барлык яңалыклар
Хокук
21 сентябрь 2023, 11:42

Бурычыңны вакытында түлә

1нче гыйнвардан башлап 45 протокол төзелде. Àдминистратив штрафларны вакытында түләмәгән кешеләргә төрле җәза кулланыла.

Бурычыңны вакытында түлә
Бурычыңны вакытында түлә

Агымдагы елның 23нче  сентябрәннән 28нче сентябренә  кадәр Русия Эчке Эшләр министрлыгын6ың  Балтач бүлекчәсе хезмәткәрләре "Бурычлы кеше" дип исемләнгән  профилактик чара үтә. Бу мөһим кампания махсус карар нигезендә даими оештырыла.

Бу  җәһәттән полиция хезмәткәрләре  суд приставлары белән берлектә җинаятьләрне кисәтү, шулай ук штраф түләүдән чикләшкән хокук бозучыларның бурычларын вакытында түләтү буенча чаралар күреләчәк һәм  усал ният белән түләмәгәннәрне административ җаваплылыкка тарттырылачаклар.

Хокук саклау органнары искәрткәнчә, административ хокук бозулар кодексының 32.2 маддәсе нигезендә административ штраф административ җаваплылыкка тартылган кеше тарафыннан административ штрафны законлы көченә кертү турындагы карар кабул ителгән көннән алып 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.

 

Гражданга тиешле мөддәткә (срокка) түләмәү очрагында РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсенең 1 өлешендә каралган административ хокук бозу турында беркетмә-протокол төзелә.  Административ җаваплылыкка тартылган кеше беренчел  штраф түләүдән азат ителми.

1нче гыйнвардан башлап 45 протокол төзелде.

Àдминистратив штрафларны вакытында түләмәгән кешеләргә төрле җәза кулланыла. Шулар арасында штраф күләме икеләтә артуы (1000 сумнан да ким түгел) , 15 тәүлеккә кадәр иркеннән мәхрүм ителү һәм 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә кушу чарасы кулланыла.

 

Түләнелмәгән административ штрафлар  турында мәгълүматны полиция бүлекчәсендә (Иске Балтач авылы, Киров урамы, 1нче йорт адресы буенча)белергә була.

Рөстәм ФӘЙЗРАXМАНОВ,

Русия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлекчәсенең административ законнар үтәү буенча өлкән инспекторы, полициянең кече лейтенанты.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: