Барлык яңалыклар
Хокук
6 сентябрь 2023, 16:07

"Госуслуги" порталы сезгә "ярдәмгә килә", кемдер акчасыз кала

Республиканың Милли банкының матбугат хезмәте телефон аша  мошенниклыклар яңа  ысул буенча кешене талаулары турында  искәртә.

"Госуслуги" порталы сезгә "ярдәмгә килә"
"Госуслуги" порталы сезгә "ярдәмгә килә"

Аферистлар шалтыратып, имештер, кешене кайгырткан булып Дәүләт хезмәтләре порталыннан  шалтыратуларын әйтәләр.  Һәркемгә җыйган акчаларын арттырырга мөмкин бүгеннән, тик хәвефсез исәпкә урнаштырырга кирәк, диләр.  Алар  процент ставкасының артуы һәм шул уңайдан вкладлар ставкалары артуы турында сөйли.  Ә бонус рәвешендә аңа кэшбек кайтачагына ышандыралар. (Кэшбек акчасы  җыйган акчаларын кайта, имеш ). Арытаба,  кайгыртучан тоелган әңгәмәдәшкә чын-чынлап ышанган  “клиент” аларга банк кушымтасының кодын хәбәр итә. Шалтыратучы "ярдәмгә килә". Ышанганның кесәсенннән урлауга тиң, нәтиҗәдә  кеше акчасыз кала.

“Үзәк банк хезмәткәрләре, кешеләргә шалтыратып, беркайчан да шәхси мәгълүматны сорамый һәм исәпләр белән бәйле операцияләр башкарырга тәкъдим итми. Бу уңайдан сорауларыгыз туган очракта үзегезнең банкка шалтыратыгыз”, – дип искәрттее БР  Милли банкының хәвефсезлек хезмәте начальнигы вазифасын башкаручы Рамил Нәсыйбуллин. 

Телефон аша беркемгә дә СМС-кодлар, шәхси кабинет, банк кушымтасы-приложение кодын, паспорт мәгълүматларын әйтергә ярамый. Шик туса тиешле банкка үзегез шалтыратып белегез. Телефонның икенче ягында кем утыруын беркем белми. Гел шалтыраталар, озак сөйләшәләр, банк хезмәткәренең һәр кешегә шулай шалтыратырга вакыты юк. Һәрчак телефонны алганда сак булыгыз. Таныш булмаган номердан алмаска да мөмкин.

Күптән түгел Саклык банкы исемен куеп, ватсаптан да шалтыратып ягымлы кыз тавышы эндәште. Алдашу аның өчен табигый. Оят турында сөйләп торасы юк аңа...

Башинформ материалы кулланылды.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: