Барлык яңалыклар
Хокук
28 июль 2023, 14:29

Банк хезмәткәре мошенниклар эшенә киртә булган

Башкортстанда банк хезмәткәре мошенникларга зур сумма акча күчерүне булдырмаган.

Банк хезмәткәре мошенникларга киртә булган
Банк хезмәткәре мошенникларга киртә булган

Шушы көннәрдә Салаватта яшәүче  хатын мошенниклар аркасында акчасын колак кага язган.Гариза бирүчегә карата аферистлар «традицион» схема буенча эш иткәннәр. Аңа таныш булмаган номердан шалтыраталар, аның исеменә билгесез кеше кредит рәсмиләштерергә тырыша, аның банк карталары турында мәгълүматны алалар һәм ышансын өчен хокук саклау органнары документларын күрсәтәләр. Мошенник аны 3 көн буе күндерә. Аннан ул банкка барып җитә. Хезмәткәр Татьяна Капишева шунда ук клиентның тәртибенә игътибар итә ул югалган, үз уйларында. Гариза бирүче исә, аферистлар күрсәтмәсе буенча, банк хезмәткәрен ялгыш юлга этәрә, имеш аңа аның ябылган счетын кире ачу һәм күчемсез милек сатып алу өчен акча җибәрү кирәк. Татьяна шунда ук клиентның гамәлләрен мошенниклар идарә итә икәнен аңлый һәм аны полициягә озатып алып бара.

 

 

Автор:
Читайте нас: