Барлык яңалыклар
Хокук
24 Май 2023, 16:58

Район прокуратурасы районның бер җәмгыятендә зур тикшерү үткәргән

Ачыкланган хокук бозулар буенча прокуратура тарафыннан РФ Административ хокук бозулар Кодексы 5.27 мәддәсенең 4 һәм 6нчы өлешләрендә каралган административ эшләр кузгатылган.  

Прокуратура тикшерүеннән соң, хезмәт хакы буенча бурыч түләнгән һәм хезмәткәр белән хезмәт мөнәсәбәтләре рәсмиләштерелгән.

Район прокуратурасы районның бер җаваплыгы чикләнгән җәмгыятьтә хезмәт законнарын үтәүне тикшергән. 2023нче елның февраленнән мартына кадәр биредәге җәмгыять директоры, хезмәт килешүен рәсмиләштерми, бер хатын-кызны инженер итеп эшкә алган.

Моннан тыш, 4 хезмәткәргә февраль һәм март айларында өлешчә 75 546 сум күләмендә хезмәт хакы түләнмәгән.

Тикшерү барышында ачыкланган хокук бозулар буенча район прокуратурасы тарафыннан РФ Административ хокук бозулар Кодексы 5.27 мәддәсенең 4 һәм 6нчы өлешләрендә каралган административ эшләр кузгатылды.

Нәтиҗәдә, хезмәт хакы буенча бурыч тулысынча түләнде, хезмәткәр белән хезмәт килешүе төзелде,  җәмгыять директоры штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тарттырылды.

Р. Э. Хәбиров,

район прокуроры вазифаларын башкаручы.

Автор:
Читайте нас: