Барлык яңалыклар
Хокук
19 сентябрь 2022, 15:35

Бурычыңны вакытында түлә

"Бурычлы кеше" дип исемләнгән профилактик чара үткәрә.

Агымдагы елның 19нчы сентябреннән 26нчы сентябренә кадәр Русия Эчке Эшләр министрлыгының Балтач бүлекчәсе хезмәткәрләре "Бурычлы кеше" дип исемләнгән профилактик чара үткәрә.

Бу  җәһәттән полиция хезмәткәрләре  җинаятьләрне кисәтү, шулай ук штраф түләүдән чикләшкән хокук бозучыларның бурычларын түләтү буенча чаралар күрәчәк.

Административ җаваплылыкка тарттырылган, ягъни аларга карата штраф салынган икән, аны 60 көн эчендә  түләргә тиешләр. Штрафларын вакытында түләмәгән кешеләргә карата катгый чаралар күрүгә кайтып кала. Шулар арасында штраф күләме штраф күләме икеләтә артуы (1000 сумнан ким түгел), 15 тәүлеккә кадәр иркеннән мәхрүм итү һәм 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә кушу чарасы кулланыла.

Агымдагы елның сигез  аенда 52 кеше җаваплылыкка тарттырылды. Алар барысы да штрафларны вакытында түләмәгән гражданнар. Аларга карата чаралар күрелде.

Штрафларны түләү өчен квитанцияләр аларның яшәгән адресына җибәрелә. Түләнелмәгән штрафлар турында мәгълүматны полиция бүлекчәсендә, 25нче кабинетта белә аласыз.

 

Әлфинә ФАЗЛЫЕВА,

административ законлылыкны үтәү юнәлеше өлкән инспекторы.

Автор:
Читайте нас: