Барлык яңалыклар
Хокук
16 март 2022, 16:19

Бурычлы булма

Агымдагы елның 16нче мартыннан 24нче мартка кадәр "Бурычлы кеше" дип исемләнгән профилактик чара үтә.Сезнең бурыч, штрафлар юкмы? Җәзага тарттырылучылар бар...

 Русия Эчке эшләр министрлыгының Балтач бүлекчәсе хезмәткәрләре бу чараны үткәрә.Бу  җәһәттән полиция хезмәткәрләре  җинаятьләрне кисәтү, шулай ук штраф түләүдән чикләшкән хокук бозучыларның бурычларын түләтү буенча чаралар күрәчәк.

Штрафларны 60 тәүлек эчендә түләргә кирәк. Административ штрафларны вакытында түләмәгәннәргә төрле җәза кулланыла. Шулар арасында штраф күләме икеләтә артуы (1000 сумнан да ким түгел) , 15 тәүлеккә кадәр иркеннән мәхрүм ителү һәм 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә кушу чарасы кулланыла.

Агымдагы елның ике  аенда 14 кеше җаваплылыкка тарттырылды.  Биш кешегә карата иркеннән мәхрүм итү,  ә тугызына карата мәҗбүри эшкә кушу чарасы кулланылды.

 

Түләнмәгән штрафлар турында мәгълүмат полиция бүлекчәсендә, 25нче кабинетта белә аласыз.

Вакытында түләргә чакырабыз.

Әлфинә Фазлыева,административ законлылыкны үтәү юнәлеше өлкән инспекторы.

 

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: