Барлык яңалыклар
Хокук
19 ноябрь 2021, 11:07

Балтачлылар игътибарына: Шикәр диабеты белән авыручылар дарулар һәм медицина әйберләре белән ничек тәэмин ителә?

Балтач районы прокуроры Булат Галиәкбәров шикәр диабеты белән авырган кешеләрне дарулар һәм медицина әйберләре белән тәэмин итү тәртибен аңлата.

«Россия Федерациясендә гражданнар сәламәтлеген саклау нигезләре турында»гы 2011 елның 21 ноябрендәге 323-ФЗ санлы Федераль законның 43 статьясындагы 1 өлеше нигезендә социаль әһәмиятле авырулардан интегүче гражданнарга һәм әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудыручы авырулардан интегүче гражданнарга медицина ярдәме күрсәтелә һәм тиешле медицина оешмаларында, федераль бюджет акчалары исәбеннән дә, субъект бюджеты акчалары исәбеннән диспансер күзәтүе тәэмин ителә.

Шикәр авыруы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2004 елның 1 декабрендәге 715 санлы карары белән расланган социаль әһәмиятле авырулар исемлегенә кертелгәнлектән, ул авыруларга карата дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары күрелгән һәм гамәлгә ашырыла.

Мәсәлән, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Медицина сәнәгатен үстерүгә дәүләт ярдәме, халыкны һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрен дарулар һәм медицина әйберләре белән тәэмин итүне яхшырту турында»гы 1994 елның 30 июлендәге 890 санлы карары нигезендә шикәр диабетын амбулаториядә дәвалаганда дарулар һәм медицина әйберләре, шул исәптән, этил спирты (аена 100 г), инсулин шприцлары, «Новопен», «Пливапен» 1 һәм 2 тибындагы шприцлар, аларга энәләр, диагностика чаралары, табиблар рецептлары буенча түләүсез бирелә.

Моннан тыш, шикәр диабеты белән авыручы кешене, инвалид дип танылган очракта, аның социаль хезмәтләр җыелмасы рәвешендә дәүләт социаль ярдәмен алу хокукы барлыкка килә, шул исәптән медицина ярдәме стандартларына туры китереп кирәкле дару препаратлары, медицина эшләнмәләре, шулай ук туклануның махсуслаштырылган продуктлары белән тәэмин итүне дә кертеп, 1999 елның 17 июлендәге 178-ФЗ санлы «Дәүләт социаль ярдәме турында»гы Федераль законның 6.1 һәм 6.2 статьялары нигезендә башкарыла.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 31 декабрендәге 3053-р санлы күрсәтмәсе белән расланган социаль хезмәтләр җыелмасын күрсәткәндә медицина әйберләренә рецептлар буенча җибәрелә торган медицина эшләнмәләре исемлегенә канда глюкоза дәрәҗәсен билгеләү өчен тест-полоскалар, инсулин энәләре дә  керә.

Күрсәтелгән дәүләт ярдәменә тулысынча шикәр диабеты белән авыручы инвалид балалар ия.

Шикәр диабеты, кирәкле дару препаратлары, медицина эшләнмәләре һәм дәвалау ризыклары бирүдән баш тарткан очракта, авырулар үзләре яисә аларның законлы вәкилләре прокурор тарафыннан тиешле чаралар күрү өчен, шул исәптән судка дәгъва юллау рәвешендә, тиешле хокуклар бозылу турында гариза белән район прокуратурасына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Фото

Балтачлылар игътибарына: Шикәр диабеты белән авыручылар дарулар һәм медицина әйберләре белән ничек тәэмин ителә?
Балтачлылар игътибарына: Шикәр диабеты белән авыручылар дарулар һәм медицина әйберләре белән ничек тәэмин ителә?
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: