Балтач районында яшәүче бер кеше юл хәрәкәте кагыйдәләрен берничә тапкыр бозган, ә атап әйткәндә, тизлек режимын hәм парковка кагыйдәләрен үтәмәгән. Нәтиҗәдә, административ хокук бозулар турында 27 беркетмә төзелгән hәм 18 мең сумлык штраф салынган. Аларны хокук бозучы вакытында түләмәгәнлектән, документлар мәҗбүри үтәү өчен суд приставларына тапшырылган.
27нче башкарма эшчәнлек кысаларында Федераль суд приставлары хезмәтенең Áашкортстан Республикасы буенча идарәсенең Балтач районы бүлеге суд приставлары бурычлы кешене транспорт чарасы белән идарә итүнең махсус хокукында чикләгән, шулай ук аның банк счетларын кулга алган.
Әлеге чараларны мәҗбүри үтәгәннән соң, автомобиль йөртүче штрафлар буенча барлык бурычларын каплаган. Башкарма эшчәнлекләр фактлы рәвештә үтәлеш белән тәмамланган.
Башкортстан Республикасы буенча Русия ФСПХ идарәсенең суд приставлары гражданнарга бурычлары турында белергә hем аны алдан ук https://r02.fssp.gov.ru/ Русия УФССПның БР буенча рәсми сайтында, шулай ук https://www.gosuslugi.ru/ дәүләт хезмәтләре сайтында туләргә була, дип искертә.