2021нче елның 1нче ноябреннән 7нче ноябренә кадәр Русия суд приставлары федераль хезметенең Башкортстан Республикасы буенча идарәсенең структур бүлекчәләрендә шәхси кабул итү, шул исәптән алдан язылу туктатылачак.
Структур бүлекчәләрнең вәкаләтле шәхесләре белән хезмәттәшлек итү hәм мәгълүмат алу „Гражданнарга мәгълүмат бирү” үзәгенең 8 (347) 272-16-46, 8 (347) 276-62-24 телефон номерлары буенча шалтыратып, яки дәүләт hәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең бердәм порталында урнаштырылган Русия ФСПХ сервислары аша мөмкин.
Барлык структур бүлекчәләрдә дә корреспонденция кабул итү өчен махсус күчмә тартмалар урнаштырылган. Кичектергесез сораулар буенча Башкортстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсенең дежур частеның 8 (347) 273-56-40 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итеп була.
Русия Федерациясенең „Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында” 59нчы Федераль закон нигезендә, гражданнар суд приставларына язмача яки электрон рәвештә мөрәҗәгать итә ала.
Бурычлар турында белергә hәм өйдән чыкмый гына аны вакытында Русия ФСПХның Башкортстан Республикасы буенча рәсми сайтындагы „ФСП” кушымтасы яки „Башкарма эшчәнлекләрнең мәгълүматлар банкы” мобиль җайланмалары яки интернет-ресурсы ярдәмендә түләргә була.
Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында гражданнар башкарма эшчәнлек барышы турында белеп кенә калмый, суд приставлары хезмәте вәкилләренә гариза яки электрон юл белән мөрәҗәгать итә, шулай ук бурычлар турында мәгълүмат ала hәм шунда ук аларны түли алалар.