Намуслы сатып алучыларга хәвеф әлеге схемада түләнмәгән салымнар рәвешендә килеп чыга. Бу схема түбәндәге принцип буенча эшли.
Кеше, автосалонга барып кулдан акча түләп автомобиль сатып ала, кулына автомобильне сату-алу килешүе, кабул итү актын һәм автомобильне ала. Ә сатып алучыга приход-касса ордеры бирелми (ялган ордер бирүләре дә ихтимал).
Сатып алучыдан алынган акча кассада приходланмый, арытабан курьерлык хезмәтен башкаручыларга (инкассаторларга) бирелә. Кулакчаның эквиваленты күчерү исәбе белән автосалонның банк счётына кертелә. Ул инде „бер көнлек” фирма счётыннан өченче кеше өчен түләү рәвешендә башкарыла.
Намуслы кешенең катнашуы бу очракта кай ягы белән хәвефле?
Салым кодексында (211нче статья 2нче пункт) физик шәхес өчен оешма, яки шәхси эшкуарның товарлар, хезмәтләр өчен түләүләр физик шәхесләрнең алган кереме булып санала.
Шулай итеп, „бер көнлек” фирмадан автомобиль сатып алу бу кешенең кереме булып санала һәм ул дәүләткә сатып алган автомобиль бәясенең 13 проценты күләмендә салым түләргә тиеш.
Шул ук вакытта автосалон бер үк автомобильне сатып икеләтә табыш ала. Бу очракта өчен акчаны сатып алучының исәп счётыннан автосалон счётына күчерү юлы белән башкару хәвефне киметә.