Барлык яңалыклар
Хокук
4 декабрь 2018, 12:08

Мини-футбол буенча зона ярышларында Балтач яшьләре икенче һәм өченче урыннарны яулады

Борай районында укучылар арасында мини-футбол буенча зона ярышлары үтте. Егетләр —алты, кызлар җиде команда арасында көч сынашты. Бу ярышларда 2нче Иске Балтач урта мәктәбе каршындагы „Юность” спорт клубы яшьләре район данын яклады.

Тренер Ильнар Фәридонов, Евгений Густяков, тренер ярдәмчесе Ренат Шәйнуров озатуында яхшы әзерлек белән барган егет һәм кызлар сынатмады, яхшы уен күрсәтте. Финалда Караидел районы командасы тактиканы дөрес кулланып уйнады һәм үзен балтачлылардан көчлерәк итеп танытып, беренчелеккә чыкты. Икенче урынны яулаган Балтач командасы футболчылары үзләренең „йомшак” якларын аңлап, киләчәктә алар өстендә эшләп, югарырак нәтиҗәләргә ирешә алуларына ышанып кайттылар.
Азакка кадәр бирешмәскә дигән теләк белән уйнаган спортчыларыбызга „Афәрин!” диясе килә.
Ильнар ФӘРИДОНОВ.

Читайте нас: