Стәрлетамакның «Ашкадар» СНТсында Агыйдел елгасында Сергей исемле ир-ат батып баручы кызны коткарган.
"Аргы як ярдан елганың уртасында кемдер бата дип кычкыра башладылар. Сергей, бер дә уйлап тормыйча, яр буена килде һәм, кешене күрү белән, шундук суга сикереп төште. Исерек кыз инде мөстәкыйль йөзә алмый, бары тик калкып, һаваны гына җыя иде. Сергей көчкә генә, ләкин аның белән бергә ярга чыкты. Яр буенда булганнарның барысы да күзләренә ышана алмады, ул герой. Ул үзенең исемен беренче тапкырсорагач кына әйтте, бу аның беренче генә коткарылган гомере түгел, дип тә өстәде",- дип сөйләде социаль челтәрләрдә булган хәлнең шаһиты. Интернет-кулланучылар, барысы да бер кебек, җирле администрация һәм Ашыгыч ведомстволар Сергейны һичшиксез табып коткарылган гомер өчен бүләкләүләрен сорыйлар.
Фото-соц.челтәрләрдән.