2025 елның 1 маеннан 30 июненә кадәр Башкортостанда наркотикларга каршы юнәлешле һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру айлыгы уза. 22 майда, Балтач районы Гаилә хезмәте белгечләре Сәйтәк урта мәктәбендә ведомствоара очрашу үткәрделәр. Укучылар һәм аларның ата-аналары алдында "Гаилә" хезмәте җитәкчесе Гарифуллина Э. , прокуратура вәкиле Солтанов Д. , психолог Гарифуллина Ф., Балтач районы үзәк район хастаханәсе табиб-педиатры Муллахмәтов А. , ЮХХДИ Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау инспекторы Хатмуллина Г. , яшүсмерләр«Романтик» клубының яшьләр белән эшләү буенча белгече Сәгъдиева Г. чыгыш ясадылар. Очрашу кысаларында "Наркотикларга бәйлелек Нәрсә ул?"ПАВ куллануны профилактикалау", "Сәламәт яшәү рәвешен профилактикалау", "административ һәм җинаять җаваплылыгы, балигъ булмаган машина йөртүчеләрнең транспорт чаралары белән идарә итүе темаларына ачыклык керттеләр.