Халыкның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча профилактик чараларда катнашу максатыннан Балтач районына Башкортстан Республикасының «Гражданнарны яклау чараларын тәэмин итү хезмәте» дәүләт бюджет учреждениесе башлыгы урынбасары Ольга Гуц килде. Рейд барышында ялгыз яшәүче гражданнарга, күп балалы гаиләләргә һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә бардылар. Халыкка янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү чаралары, шул исәптән сезонлы куркынычларны исәпкә алып, тагын бер тапкыр аңлатылды. Шулай ук барлык инструкцияләнүчеләргә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча белешмәләр тапшырылды.