2024 елның 10нчы декабрендә «Балачак хәвефсезлеге – 2024-2025» бөтенрусия акциясе кысаларында Бердәм янгын куркынычсызлыгы көне уза. Иске Балтач башлангыч мәктәбендә Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Балтач районында җәмәгать ярдәмчесе, "Гаилә" хезмәте җитәкчесе Э.Гарифуллина һәм Балалар Иҗтимагый советы Г. Ульданова тарафыннан рәсем конкурсы игълан ителде. Ул балаларның имгәнүләрен һәм янгыннарда һәлак булуларын булдырмау максатында үткәрелде. Әлеге тема буенча әңгәмә актив барды, шулай ук янгын куркынычсызлыгы чаралары турында белешмәләр таратылды. Башлангыч мәктәп укучылары конкурста актив катнашып, истәлекле бүләкләр белән билгеләнделәр.