Балаларның юл-транспорт травматизмын булдырмау, балигъ булмаганнар катнашында мошенниклык гамәлләренә юл куймау, шулай ук Русия Эчке эшләр министрлыгының мәгариф оешмаларына абитуриентлар җәлеп итү максатларында Русия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегендә Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең һәм Иске Тимкә урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары белән очрашу уздырылды. ЮХХДИ инспекторы полиция лейтенанты Хатмуллина Г.кышкы чорда нинди «юл тозаклары» булуы турында сөйләде. Юл хәрәкәте иминлеге инспекторы Хөсәенова А.Ф. балигъ булмаганнарны җәлеп итү белән бәйле мошенниклык гамәлләре белән таныштырды. ОРЛС начальнигы урынбасары полиция майоры А.С. Фазлыева билгеләп үткәнчә, Эчке эшләр министрлыгы структурасында социаль гарантияләр, тотрыклы хезмәт хакы, күп еллар эшләгән өчен тиешле өстәмәләр һәм башка бик күп мөмкинлекләр гамәлдә. Барлык әңгәмәләрдән соң яшь кунаклар Русия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлекчәсе музеена юнәлделәр, анда бүлекчә тарихы белән таныштылар.