Кеше үзе дә белмәстән күп паразитларга дучар булырга мөмкин. Шуңа аларны профилактикалап торырга кирәк. Ә даруны еш куллану башка органнарга, мәсәлән, бавырга авыр булырга мөмкин. Шуңа паразитлар организмыгызда булмасын өчен сарымсак ашау нәтиҗәле. Аны һәркем дә куллана алмый. Бик отышлысы- кабак тошлары. Аларда ккурбитин дигән матдә бар икән. Ул паразит- бабасырга организмына эләксә, параличка паразит дучар була һәм эчәклеккә беркетелә алмый организмнан чыгарылып ташлана.
Кабак тошлары әле генә алынган яки кипкән булырга мөмкин. Кыздырып алырга кирәк түгел, диләр. Кабак тошы болай да тәмле. Кулланыгыз.