Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
1 октябрь , 16:54

Юллар хәвефсез булсын өчен

Иске Балтач башлангыч мәктәбендә "Беренче сыйныф укучыларын җәяүлеләргә багышлау" чарасы булып узды.

Юллар хәвефсез булсын өчен
Юллар хәвефсез булсын өчен

Чараны сыйныф җитәкчесе һәм 1 сыйныф укучылары, Иске Балтач урта мәктәбенең "Юл патруле" ЮИД отряды һәм аларның җитәкчесе оештырды. Балалар "ЮИД" һәм "Светофор" отрядының юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турындагы сорауларына дөрес җавап бирделәр, юл билгеләрен таныдылар һәм аларның мәгънәсен аңлаттылар. Безнең бәйрәмдә Русия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча ЮХХДИ бүлегенең юл хәрәкәте иминлеге идарәсенең пропаганда буенча инспекторы Г. Хәтмуллина катнашты. Ул җәяүлеләр өчен мөһим Юл хәрәкәте кагыйдәләре турында сөйләде, аларны үтәргә кирәклеген искәртте, юлларда үзләрен сакларга өндәде һәм балаларга җәяүлеләр таныклыгы тапшырды.

 

Автор:
Читайте нас: