Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
25 сентябрь , 16:06

“Тукта, мутлашучы!”

“Тукта, мошенниклар!” киберхәвефсезлек атналыгы кысаларында Тушкыр авылында чара үтте. 

“Тукта, мутлашучы!”
“Тукта, мутлашучы!”

“Тукта,  мутлашучы!”("Стоп мошенники") киберхәвефсезле атналыгы кысаларында Тушкыр авылында урам акциясе узды. Әлеге акциянең максаты авыл халкына мошенниклыкның төрләре, бигрәк тә кәрәзле телефоннар һәм интернет куллануга бәйле төрләре турында хәбәрдарлык арттыру иде. Халыкка иң киң таралган мошенниклык схемалары турында киңәшләр һәм мәгълүмат белән профилактик мәгълүмат-белешмәләр тараттылар. Уяу һәм сак булыгыз, мошенникларның хәйләләренә бирешмәгез, киберхәвефсезлек кагыйдәләрен үтәгез.

Олыларны кисәтергә кирәк, телефон буенча алдату мөмкинлекләрен булдырмау өчен мондый чаралар бик кирәк. Кәгазьдәге мәгълүмат-белешмәләрне һәр йортка кереп тапшыру да артык булмас бүгенге көндә.

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: