Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
29 август , 16:54

"Дәүләт архивлары"н кулланып мошенниклар алдыйлар

Соңгы вакытта җинаятьчеләр еш кына "Дәүләт архивлары схемасын кулланалар.

"Дәүләт архивлары"н кулланып мошенниклар алдыйлар
"Дәүләт архивлары"н кулланып мошенниклар алдыйлар

 Мошенниклар яңа ысул табып кеше кесәсенә керә. Соңгы вакытта җинаятьчеләр еш кына "Дәүләт архивлары" схемасын кулланалар. Алар корбанга телефон аша аның алынмаган иске хатлары барлыгын хәбәр итә, ләкин җибәрүчеләр турындагы мәгълүматлар югалган. Аннары аларны МФЦ яки «Русия почтасы» ның уңайлы бүлегендә хатны алырга һәм онлайн-язылу өчен датаны сайларга тәкъдим итәләр. Корбанның кесә телефонына кодлы СМС килә, һәм мошенниклар аны әйтергә кушалар. Кеше СМСта килгән саннарны(кодны) хәбәр итүгә, җинаятьчеләр "Дәүләт хезмәтләренә" (Госуслуги) һәм онлайн-банкларга керү мөмкинлеге ала һәм кредитлар рәсмиләштерә һәм акча чыгара ала. Якыннарыгызны яңа схема турында кисәтегез һәм проблемаларны булдырмаска ярдәм итә торган кагыйдәләрне үтәгез:

шалтыраткан кешенең, мошенник шалтыратуларын күрү өчен номер билгеләгечен(нинди номердан шалтыратуларын) кулланыгыз.

 Шәхси мәгълүматларны әйтмәгез( үзегезнең карта номерларын, карта артындагы 3 санны, башка хәбәр, телефонга килгән СМСтагы саннарны, башка үзегез турында мәгълүматны) һәм әңгәмәне өзегез.

 Теләсә нинди шик булганда шалтыратуны өзегез һәм оператив рәвештә банкка мөрәҗәгать итегез.

Тикшерү һәм блоклау өчен ВТБ аша мошенниклар номерын онлайн кертеп  куегыз.

 

Автор:
Читайте нас: