Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
26 август , 17:17

Беркатлы булмагыз, акчасыз калдыралар

Төрле юллар табып кешене акчасыз калдырырга өйрәнде карак-мошенниклар.

Беркатлы булмагыз, акчасыз калдыралар
Беркатлы булмагыз, акчасыз калдыралар

Нефтекамада яшәүчене мошенниклар  алдаган. 61 яшьлек водитель полициягә барып, мессенджерда  банк хезмәткәрләре дип таныткан мошенниклардан хәбәрләр алуы турында белдергән. Алар аңа кредит рәсмиләштерергә тырышулары турында әйтә,бу гамәлне булдырмас өчен үзенә кредит рәсмиләштереп акчаны «хәвефсез счетка» күчерергә кушалар. Аларга ышанып шулай эшли һәм каракларга 1 миллион сумнан артык акча күчергән.

Җинаять эшләре кузгатылган.
Кагыйдә итеп алыгыз: билгесез номерлардан шалтыратуларга җавап бирмәгез. Сезгә шалтыратканга ышанмагыз, акчагызны таныш булмаган кешеләргә күчермәгез. Ашыгыч карарлар кабул итмәскә өйрәнергә вакыт.Инвестициягә кредит акчаларын салырга ярамай. Сак булыгыз! 
мондый очраклар артканнан арта бара. Уяу булыгыз.

Автор:
Читайте нас: