Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
27 июль , 06:00

Бала 6нчы каттан егылып төшкән

Уфада егылганда зыян күргән кызның язмышына  күршеләре дә битараф түгелләр.

Бала 6нчы каттан егылып төшкән
Бала 6нчы каттан егылып төшкән

Уфада егылганда зыян күргән кыз терелә.  БР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, кечкенә пациентканы реанимациядән гадәти палатага күчергәннәр. "Уңай динамикалы халәт. Реанимация бүлегеннән күчерелде", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.  2017 елгы кыз алтынчы кат тәрәзәсеннән москит челтәренә таянып егылган. Һәлакәт вакытында өйдә аның әнисе тагын ике кечкенә баласы белән була. Баланы җәрәхәтләр белән хастаханәгә алып киткәннәр. Егылганда кыз иңбашын сындырган һәм башка җәрәхәтләр алган. Табиблар операция ясадылар. Зыян күрүчене озак вакытлы тернәкләндерү көтә. Күршеләр бу максатларга 100 мең сумга якын акча җыйганнар.

 

Фото УГЗ по Уфе

Башинформ

Автор:
Читайте нас: