Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
4 июль , 08:42

Бала тәрәзәдән егылып төшкән

Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр дәүләт комитеты   хәбәр итүенчә, бу көннәрдә 6 бала тәрәзәдән егылып төшкән.

Бала тәрәзәдән егылып төшкән
Бала тәрәзәдән егылып төшкән

"Башинформ" хәбәр итүенчә, быел гына да система-112 шалтыратуларын эшкәртү үзәгенә тәрәзәдән егылып зыян күргән балалар турында алты мөрәҗәгать килгән. Уфада 2018 һәм 2023 елгы ике малай хастаханәдә ята. Стәрлетамак һәм Иглин районында 2018 елда туган малайлар зыян күргән. Сибайда һәм Ишембай районында 2022 елда туган балалар. Баланың тәрәзәдән егылуы белән бәйле бәхетсезлек очрагын булдырмас өчен, түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк: тәрәзәләр янына урындыклар, диваннар, өстәлләр куярга ярамый, алар ярдәмендә бала тәрәзә төбенә менәргә мөмкин; балаларга тәрәзә төбендә уйнарга, берүзе балконга яки лоджиягә чыгарга рөхсәт итмәгез; бүлмәләрне җилләткәндә балаларны күзәтүсез калдырмагыз, балаларга тәрәзәне үзләре ачарга мөмкинлек бирми торган йозак җайланмаларын кулланыгыз; чебен челтәренә өметләнмәгез: ул баланың авырлыгын күтәрә алмый; кечкенә балаларны бер минут та игътибарсыз калдырмагыз. Элек Башкортстанда торак йорт тәрәзәләре астында 5 яшьлек җәрәхәтләнгән малай табылган иде. Бу 30 июньдә Иглин авылында була. БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, ашыгыч хезмәтләргә торак йортның икенче катыннан 5 яшьлек малайның егылып төшүе турында мәгълүмат килгән. Биеклектән егылып төшү белән бәйле җәрәхәтләр белән аны 17нче хастаханәгә алып китәләр.

   

Автор:
Читайте нас: