Хафалы хәбәр буенча: Учалыда 12 яшьлек бала өенә кайтмаган. Бүген аның исән табылуы билгеле булды.
Кыз әнисенә үпкәләп өйдән чыгып киткән. Телефонын да алмаган ул. Әнисе полициягә мөрәҗәгать иткән. Дус кызында кунган. Аннан балалар йортына барып, шунда яшәргә булган.
Социаль хезмәткәрләр килгән кунакның әнисенә шалтыраткан. Кыз өенә кайткан.
Элек ата-ана балаларын әрли иде. Хәзер сүз әйтергә дә куркырлык.
Фото интернет чыганакларыннан алынды.