Балигъ булмаганнар арасында җинаятьләрне һәм хокук бозуларны профилактикалау,укучыларның хокукый аңын тәрбияләү максатыннанТучыбай урта мәктәбенә белгечләр килде. Балтач районында "Гаилә" хезмәте психологы Гарифуллина Ф., балиг булмаган балалар эше буенча инспекторы Хөсәенова А. , НЭБ һәм ПК өлкән оперуполномоченные Галиәхмәтов Т. белән берлектә Тучыбай урта мәктәбе укучылар белән профилактик очрашу үткәрделәр. Укучылар белән гражданлык позициясен һәм киләчәк тормышта кирәк булачак кыйммәтләр мәсьәләләре уртага салып тикшерелде. Укучылар өчен мондый очрашулар бик фәһемле.