Чара барышында укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләре тарихы, Русиядә, Башкортостан Республикасында һәм районда юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча статистика белән таныштылар. Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча табышмакларны, ситуацияле бурычларны, ребусларны чиштеләр. Нәтиҗәдә, укучылар үз белемнәрен кабатладылар һәм Русиядә һәм дөньяда юл хәрәкәте тарихы буенча күп яңалыклар белделәр.
Уен формасында очрашу хәвефсезлек кагыйдәләрен хәтердә калырга ярдәм итә. Ә бу мөһим.