Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
15 ноябрь 2023, 16:50

Район Хакимияте башлыгы хәвефсезлек кагыйдәләрен онытмаска чакыра

Көнтүгеш авыл  территориясеннән ерак түгел барлыкка килгән зур чокыр, ягъни  җир җимерелү урынына район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Вадим Мөгтәбаров белән бергә бара.

Район Хакимияте башлыгы  хәвефсезлек кагыйдәләрен онытмаска чакыра
Район Хакимияте башлыгы хәвефсезлек кагыйдәләрен онытмаска чакыра

 "Көнтүгеш авыл биләмәсе территориясендә зур чокыр барлыкка килүе турындагы хәбәр  күпләргә мәгълүм. Төзелеш һәм тормышны тәэмин итү мәсьәләләре буенча район Хакимияте башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы Вадим Мөгтәбаров белән бергә җир убылуы урынына бардык. Бу җирләрдә мондый җир убылуы сирәк түгел, мондый чокырлар якын-тирәдә күп. Чыннан да, сентябрь ахырында тирән чокыр карст бушлыклары аркасында җир убылу нәтиҗәсендә  барлыкка килгән. Вакыт үткәч чокыр кырыйларыннан җир ишелү аркасында тирәнлек кимегән. 

Мин бу өлкәдә белгеч түгел, алга таба нәрсә булачагын әйтә алмыйм. Бу геологлар өчен сорау.

Әмма район халкын һәм кунакларны бу урынга барган очракта сак булырга чакырам",—дип район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә язган.

Табигать үзенчәлеге белән кызыксынган якташларына  Илгиз Әхвәс улы хәвефсезлек кагыйдәләрен  онытмаска чакырган. Тирән упкыннарга райондашларыбыз юлыкмасын өчен җитәкче кисәтүенә игътибарлы булу урынлы.  Бәла-казаларга юлыкмас өчен сак булырга кирәк.

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: