Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
8 ноябрь 2023, 16:12

Укучы күлдә баткан кызны коткарган

Укучы күлдә батып барган кызны коткарган. Ярослав Юламанов 5 яшьлек кызны коткаруы турында хәзер республикада билгеле.

 

Нефтекама шәһәре янындагы Ташкиново авылы мәктәбенең җиденче сыйныф укучысы Ярослав Юламанов күлдә  башлык күреп кала. Анда кызчык су астына китеп баруына игътибар итә.

Бу вакыйга 19 сентябрь көнне көндез була, малай дуслары белән ерак түгел җирдә була. Тавыш-тын чыгармый суда хәрәкәтләнгән кыз батуын күргәч, үсмер өске киемен, аяк киемен салып күлгә керә.  тирән урыннан йөзүхчегә биек ярга чыгарга иптәше ярдәм итә.  Кызны өенә илтеп куя Ярослав...

 Кызның ата-анасы рәхмәтләрен җиткереп, Ярославка бүләк ясыйлар. Укытучылары үсмерне тик яхшы яктан телгә алалар. Якты күңелле бала башкаларны бәладә калдыра алмаган.

Фото "Красное знамя" гәзитеннән.

 

 

Автор:
Читайте нас: